9 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар аталды
2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар - сентябрь, октябрь һәм декабрь айлары. Бу айларда түләүне югалтуларсыз алырга мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига сенатор Айрат Гыйбатдинов.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россия халыклары телләрендә әдәбият бастыруга ярдәм чараларын әзерләргә кушты
РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә төбәкләр хакимиятләре белән берлектә Россия халыклары телләрендә матур әдәбият бастыруга һәм таратуга дәүләт ярдәме турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Эшмәкәрнең зары бармы? «ВТ» журналисты хәлләрен белеште
Алар үзләренә үзләре хуҗа: телиләр икән сәүдә итәләр, җиһаз ясыйлар, фатирларны матурлыйлар, йортлар төзиләр, икмәк пешерәләр, яшелчә үстерәләр. Шул ук вакытта бар җаваплылык та алар өстендә. Ил икътисадында булган аз гына үзгәрешләр дә беренче булып алар кесәсенә суга.
-
Яңалыклар
В.М.Лебедев ис. Россия дәүләт хокук университеты Казан филиалы студентлары диплом алды
Бүген В.М. Лебедев исемендәге Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалында өзлексез белем бирү факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Тантанада Идарә башлыгы Җәүдәт Салихов һәм университетның Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин катнашты.
-
Яңалыклар
Республикада 2020 елдан бирле ана капиталына 127 меңнән артык сертификат бирелгән
Агымдагы ел башыннан бирле ана капиталына 7 меңнән артык сертификат гаризасыз рәсмиләштерелгән. Узган ел эчендә 19,3 мең шундый документ рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан илкүләм проект максатларына ирешү дәрәҗәсе буенча алда бара
Татарстан илкүләм проект максатларына ирешү дәрәҗәсе буенча төбәк проект офислары рейтингында төбәкләр арасында икенче урынны били. Республика агымдагы елның беренче яртыеллыгында куелган барлык максатларга да иреште, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Гаеплене эзләү: бу елның алты аенда Татарстан юлларында 150 дән артык кешенең гомере өзелгән
Бу елның алты аенда Татарстанда 1448 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 151 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләр саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 га күбрәк. Төрле тән җәрәхәтләре алучылар исә – 1747. Бу хакта матбугат очрашуында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.
-
МӨҺИМ
Дронлы киләчәк: Казанда «Дрон Экспо – 2026» халыкара күргәзмәсе һәм форумы уза
Дөньяның 20 иленнән 200 дән артык компания, бронясы кояшта ныгый торган «УАЗ» машинасы һәм дрон-эттән йөрәк. Казанда «Дрон Экспо – 2026» халыкара күргәзмәсе һәм форумы уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
-
Яңалыклар
Өермә 30 яшьлек ир-атны уникенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән урамга ыргыткан
Кытайның Хубэй провинциясендә бик көчле өермә бер ир-атны уникенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән “суырып” алган. Бу хакта “Российская газета” “Mothership” хәбәренә таянып яза.
-
Язмыш
«Яшьлектәге хисләр госпитальдә яңарды»
Казанда яшәүче Лилия Мөхәммәтҗанованы күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ире СВОда яралануга ук, ике баласын әнисенә калдыра да ире янына китеп бара ул. Теләге бер: ничек тә иренә таяныч, терәк булырга. «Безнең сөю шунда сыналды да инде», – ди Лилия хәзер.
-
Яңалыклар
Сөт бәяләре турында Татмолсоюз: «Җиңел акчалар чоры узды»
Сөт җитештерүнең үзкыйммәте өч ел эчендә 26,25 процентка артты. Шул ук вакытта соңгы ярты елда эре һәм шәхси хуҗалыклардан сатып алына торган бәяләр динамикасы сизелерлек төшүне күрсәтте.
-
МӨҺИМ
Икмәкле һәм эшлекле җыен: Татарстан башкаласында ризык һәм уңыш турында сөйләшәләр
Икмәкле һәм эшлекле җыен. Өч көн дәвамында Казанда авыл сулышы, агротармактагы яңалыклар һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итү турында сөйләшәләр. Шунда ук иң җитез трактор йөртүчене һәм иң матур сөтлебикәне дә сайлыйлар.
-
Яңалыклар
Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальгә яңа тернәкләндерү җайланмалары тапшырылды
Бүген Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальгә ишетүне диагностикалау өчен яңа медицина җиһазлары – тавышны изоляцияләү кабинасы һәм импеданс аудиометры тапшырылды.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Татарстан гаиләсен «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләде
Татарстаннан Усмановлар гаиләсе «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнде.
-
Җәмгыять
Йөгерәсе дә, сикерәсе дә түгел – йөзү буенча инструктор киңәшләре
Хәтта июль челләсендә дә су коенганда салкын тидерергә мөмкин. Җиләсрәк көннәрдә су керү турында инде әйтеп тә торасы юк. Cуга керер алдыннан нәрсәләрне белеп торырга? Йөзү буенча инструктор Талия Гыймранова киңәшләрен тәкъдим итәбез.